news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Шиһабетдин Мәрҗани елына багышланган кичә үткәрелә

Программа кысаларында тууына 140 ел тулу уңаеннан язучы Гаяз Исхакый да искә алына.

(Истанбул, 6 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, тарихчысы, педагог һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Истанбулда 10 февральдә искә алу кичәсе үткәрелә.

Тууына 140 ел тулу уңаеннан программа кысаларында танылган язучы Гаяз Исхакыйны да искә алу каралган. Шулай ук “Татарстан” сәүдә йорты тарафыннан үткәрелгән бәйгедә җиңүче татарстанлы студентларны бүләкләү тантанасы планлаштырылган.

Кичәнең төп оештыручылары - Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм Истанбул мэриясенең Мәдәният эшләре комитеты. Чара Истанбул мэриясенең “Топ-капы” төрки дөнья мәдәният мәхәлләсендә үтә.

Кичә татар ризыклары белән чәй эчеп төгәлләнәчәк, дип белдерә Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100