news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда сәнгать күргәзмәсендә татар чәй эчү традициясенә багышланган хушбуй күрсәтелде

Истанбулда сәнгать күргәзмәсендә татар чәй эчү традициясенә багышланган хушбуй күрсәтелде
Фото: © «Татар-информ», Рушания Алтай

Истанбулда татар-башкорт рәссамнарының сәнгать күргәзмәсендә татарларның чәй эчү традициясенә багышланган «Тәмле» дип аталган хушбуй күрсәтелде. Аның авторы – рәссам, парфюмер Анна Вахитова. Хушбуйның төп нотасы - күрәгә исе. Галерея салоны тамашачыларны күрәгәле чәй исе белән каршылады.

Күргәзмә «Татарстаннан мәхәббәт белән» дип атала. Аны татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан» сәүдә йорты ярдәме белән оештырган.

Күргәзмәдә Алсу Тимергалина, Александр Шадрин, Дарина Ильясова, Анна Федорова, Ирина Антонова, Айгөл Окутан, Руслан Ибраһимов, Ольга Сушкова- Хуньяди, Анна Вахитова, Камил Акманов әсәрләре тәкъдим ителә. Башкортстаннан Салават Гыйләҗетдинов, Лиана Ни картиналары да тамашачылар игътибарына куелган.

Эммигрант татарлар арасында зур танылуга ирешкән рәссам Нәркис Акчураның хезмәтләре дә галереяда урын алган. Ул Кытайда туып, гомеренең иң күп өлешен Төркиядә үткәргән, бүгенге көндә Истанбулда яшәп иҗат итүче рәссамнарның берсе.

Төмәндә яшәүче татар рәссамы Әлфия Мөхәммәтованың табигый нефть белән ясаган рәсемнәре тамашачылар тарафыннан аеруча зур игътибар күрә.

Камил Акмановның фьюзинг техникасы белән ясаган төсле пыяла рәсемнәре, Алсу Тимергалинаның декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дә сәнгать сөючеләрнең мәхәббәтен яулады.

«Татарстаннан мәхәббәт белән» күргәзмәсе «Татарстан» сәүдә йорты плазасысындагы сәнгать галереясында оештырылган. Ул 17 июньгә кадәр дәвам итә

news_right_1
news_right_2
news_bot