news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Самара татарларының милли ризыгын пешерергә өйрәткәннәр

Мастер-класстан соң Истанбулда татарча диктант язучыларга, онлайн диктантта катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Истанбулда Самара татарларының милли ризыгын пешерергә өйрәткәннәр
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Истанбул татарлары манты һәм Самара татарлары пирогы пешерү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Бу хакта Төркия аспиранты Зара Айгөл Кәбирова хәбәр итә.

“Бу - милли ризыкларыбызны таныту эшчәнлеге. Мантыны без Ләйсән Тапсыз белән бергә әзерләдек. Самара татарлары пирогын Яловада яшәүче Гөлнара Сакмар ясап күрсәтте. Мастер-класста барлыгы 17 кеше катнашты”, - ди Зара Айгөл Кәбирова.

“Бу беренче эшебез түгел. Август аенда бавырсак пешерү буенча воркшоп ясаган идек. Алга таба да мондый чаралар булыр дип уйлыйбыз”, - ди ул.

Мастер-класстан соң Истанбулда татарча диктант язучыларга, Истанбулдан онлайн диктантта катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, I, II, III урынга лаек булганнар, иң өлкән һәм иң яшь диктант язучылар билгеләп үтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100