news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Сабантуйның кайчан үтәчәге билгеле булды

Милли бәйрәм быел егерме тугызынчы тапкыр узачак.

Истанбулда Сабантуйның кайчан үтәчәге билгеле булды
Айгөл Галиуллина

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 16 июньдә сәгать 10:00да Истанбулда егерме тугызынчы тапкыр Сабантуе үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сабантуйның алып баручысы Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

“Милли бәйрәм яшьләрнең бүләк җыюы белән башланып китәчәк. 11:00 сәгатьтә Сабантуйның рәсми ачылышы булачак, Татарстаннан килгән студентлар, рәссамнар һәм биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк. Төшке ашта исә кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз”, - диде ул.

Төштән соң кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән сикерү, кул көрәше, каймактан акча эзләү, чүлмәк вату, көрәш, канат тарту һ.б. төрле уеннар булачак. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.

Сабантуй Истанбулның Сарыер районының Белград урманында узачак. Айгөл Галиуллина сүзләренчә, урыннар саны чикле – милли бәйрәмдә барлыгы 300 урын каралган. “Кунаклардан Татарстаннан артистлар, шулай ук Россиянең Истанбулдагы генераль консулы да киләчәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100