Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда рус телле яшьләр форумында татар теле турында фикерләштеләр
Милләттәшебез Айгөл Кәбирова форумның ике көнендә дә чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклау турында чыгыш ясады.
(Истанбул, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Шушы көннәрдә Истанбулда үтә торган Төркиянең рус телле яшьләр форумында чит илләрдә татар телен саклап калу турында сөйләштеләр. Докторант Айгөл Кәбированың “Татарлар үрнәгендә чит илләрдә туган телне саклап калу” доклады зур кызыксыну уятты.
- III “Алгарыш” Төркиякүләм рус телле яшьләре форумы 27-28 сентябрь көннәрендә үткәрелә. Аның максаты – рус телле яшьләр арасында элемтәләрне ныгыту, россияле ватандашларны рус җәмәгатьчелеге чараларына җәлеп итү.
Форумның бүгенге программасында милләттәшебез, Яр Чаллы кызы, Истанбул һәм Йылдыз университетлары докторанты Айгөл Кәбирова “Россияле иҗтимагый корылышларның мәдәниятне һәм туган телне саклап калудагы роле” дигән темага чыгыш ясады.
Быелгы форумның темасы – “Яшьләрнең социаль-мәдәни активлыгы: үсеш векторлары” дип атала. Чарады яшьләрнең социаль һәм мәдәни активлыгын арттыру мәсәләләре турында докладлар тәкъдим ителде. Рус телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын саклауга, яшьләрне берләштерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм волонтерлык проектлары турында фикер алышынды.
Форум эшчәнлегендә Россиянең Төркиядәге дипломатик корылыш вәкилләре, Россия ватандашлары иҗтимагый оешмалары, шулай ук Россия һәм Төркия дуслык җәмгыятьләре әгъзалары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз