news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Ризаэтдин Фәхретдин искә алына

Җыенда татар дөньясында билгеле төрек галимнәре Исмәгыйл Түркоглу, Ибраһим Мараш һәм Әхмәт Кочак чыгыш ясый.

Истанбулда Ризаэтдин Фәхретдин искә алына
ru.wikipedia.org

(Истанбул, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген кич Истанбулда “Төрек Учаклары” иҗтимагый корылышы татар дөньясының күренекле галиме, танылган мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинне искә алу чарасы үткәрә. Бу турыда “Төрек Учаклары” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

“Тууына 160 ел тулганда - Ризаэтдин Фәхретдин” дип аталган фәнни җыенда Татарстанга таныш исемнәр: Мимар Синан исемендәге университет галиме Исмәгыйл Түркоглу, Анкара университеты теология университеты профессоры Ибраһим Мараш һәм Истанбул мәдәният университеты әдәбият факультеты галиме Әхмәт Кочакның чыгыш ясаулары көтелә.

  • Чара 1923-1936 елларында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие, 1891-1906 елларында казый буларак хезмәт куйган танылган дин эшлеклесе, тарихчы, һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100