news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда РФ Генераль консуллыгы янында булган атышта ике кеше яраланган

Беренчел мәгълүматлар буенча, көнкүреш низагы атыш белән тәмамланган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Истанбул үзәгендә Россия дипломатик миссиясен башкаручы бина урнашкан Истиклял урамында атыш булган, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Төрек электрон ММЧ мәгълүматлары буенча, Россия оешмасы янындагы атышта ике кеше тән җәрәхәте алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, көнкүреш низагы атыш белән тәмамланган.

«Әлеге атышның Истамбулдагы РФ Генераль консуллыгына бернинди катышы юк. РФ генераль консуллыгы һәм Россия гражданнары берсе дә зыян күрмәде», – дип белдергән Россиянең Анкарадагы вәкиллеге пресс-атташесы Ирина Касыймова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100