news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Надир Дәүләтне искә алдылар

Истанбулда Надир Дәүләтне искә алдылар
Рушания Алтай фотолары

Күптән түгел Истанбулда Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге ИРСИКА (Research Centre for Islamic History, Art and Culture) тарафыннан татар-төрек дөньясының күренекле тарихчы галиме Надир Дәүләт искә алынды.

Төркиядә галим Надир Дәүләтнең «Хәзерге чор төрки дөнья» китабының энциклопедик үзенчәлеккә ия булуы белдерелде. Ул тарихчыларга, дипломатларга, тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча галимнәргә юл күрсәтүче әсәр буларак бәяләнде. Бу хакта тарих профессоры Әхмәт Канлыдәрә сөйләде.

Җыен мәрхүм галимнең үлеменә ике ел тулу уңаеннан ИРСИКА оешмасы бинасында үткәрелде. Анда Мәрмәрә университеты төрки дөнья тикшеренүләр институты галиме Мәһди Генҗәли, Йедитәпә университеты фән-әдәбият факультеты тарих кафедрасы җитәкчесе Әхмәт Ташагил, Мәрмәрә университеты фән-әдәбият факультеты тарих кафедрасы җитәкчесе Әхмәт Канлыдәрә һәм Надир Дәүләтнең хатыны, язучы Берил Дәүләтнең чыгышлары тыңланды.

«Профессор Надир Дәүләтне искә алу» дип аталган җыен ИРСИКА оешмасының баш мөдир ярдәмчесе Әбубаҗар Абдуллаһ Сәнгор һәм әлеге тикшеренүләр һәм нәшрият бүлеге җитәкчесе Чыңгыз Томарның чыгышлары белән башланып китте.

Җыенда беренче булып сүз бирелгән Надир Дәүләтнең шәкерте, профессор Әхмәт Канлыдәрә остазының тормыш юлы әсәрләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән таныштырды. Аның галимлек сыйфатларын бәяләп, студентны тыңлый белүен, аспирантының фәнни эзләнү нәтиҗәсендә ирешелгән яңалыкларына чын күңелдән сөенүен һәм аны үсендерә, илһамландыра алу сәләтенә ия булуы турында сөйләде.

Профессор Әхмәт Ташагил Надир Дәүләтне дус җанлы, самими, тырыш, юмор көче күәтле булган кешелеге белән искә алды, аны төрек дөньясын гына түгел, һәм Көнбатыш, һәм Көнчыгыш дөньясын яхшы белүче сирәк галим буларак бәяләде.

Искә алу җыенын алып баручы, ИРСИКА архивы хезмәткәре, Истанбул университеты тарих галиме, Надир Дәүләтнең шәкерте Айна Әскароглу Надир Дәүләтнең шәхси хатларындагы фикерләре турында сөйләде, туганнарын, якыннарын ихлас кайгыртуы, һәр форсатта ярдәм кулы сузуын ассызыклады. Гыйльми хезмәтләрнең фәнни җитәкчесе буларак Надир Дәүләтнең темага профессионал күзлектән каравын, аспирантына һәрвакыт юнәлеш бирүен, иренмичә, авырыксынмыйча киңәшләре белән юл күрсәтүен искә алды.

Әлеге җыен кысаларында Надир Дәүләт тарафыннан язылган әсәрләр һәм китапханәсендәге китапларның күргәзмәсе тәкъдим ителде. Билгеле булганча, галим Надир Дәүләтнең шәхси китапханәсе һәм архивы ИРСИКА оешмасында саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100