Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбулда Мирсәет Солтангалиев искә алыначак
Искә алу җыенында татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның да чыгыш ясавы көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Истанбул, 22 ноябрь, “Татар-инофрм”, Рушания Алтай). Истанбулда 1917 елгы инкыйлабка 100 ел тулу мөнәсәбәте белән татар халкының танылган улы, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевны искә алу җыены үткәреләчәк. Ул 25 ноябрь көнне төрки дөнья тикшеренүләр фондының “Туран” мәдәният үзәгендә Истанбул университетының “Фараби Авразия хезмәтләре, аларны тормышка ашыру һәм тикшеренү” үзәге катнашында оештырыла.
Җыенда Истанбул университеты галиме, доцент Ильяс Топсакал һәм татар язучысы Ринат Мөхәммәдиевның чыгыш ясавы көтелә.

Билгеле булганча, Ринат Мөхәммәдиев М.Солтангалиевның тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле “Сират күпере” дигән документаль роман язган иде. Ул Төркиядә Әгәй университеты галиме Мостафа Өнәр тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп басылды һәм төрек укучылары тарафыннан зур игътибар күрде.
“Октябрь инкыйлабына – 100 ел һәм М.Солтангалиев” дип аталган әлеге чара ахырында авторның “Сират күпере” һәм “Күзачкысыз буран” китаплары төрек җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз