news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Истанбулда милли үзаң һәм мәдәнияткә багышланган симпозиум бара

^Истанбулда милли үзаң һәм мәдәнияткә багышланган симпозиум бара

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Сәгыйть Хәйри). Кичә Истанбулның Такисм бистәсендәге ELİTLE OTEL кунакханәсенең җыелышлар залында «Үзаң һәм мәдәният» дип аталган симпозиум башланды. 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге III симпозиум кысаларында Мәдәният тикшеренүләре җәмгыяте һәм Коч университетының стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан Гөнүл Пултар һәм Тимур Коҗаоглу рәислегендә оештырылган җыелышта төрек милли үзаңы, совет чорыннан соңгы милли үзаң дигән темалар тикшереләчәк. Җыелышны Коч университеты ректоры Атилла Ашкар, Мәдәният тикшеренүләре җәмгыяте рәисе Гөнүл Пултар һәм әлеге университетның стратегик тикшеренүләр үзәге мөдире Тимур Коҗаоглу ачып җибәрде. Әлеге симпозиумда Татарстан галимнәре Ильяс Камалов, Илсөяр Рәмиева, АКШ, Англиядән, Франциядән, Австриядән, Алманиядән, Голландиядән, Израильдән, Грециядән, Польшадан һәм башка чит илләрдән дә күпсанлы галимнәр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100