news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда конференция мөфтинең Коръән укуы белән төгәлләнде

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Истанбулда “Төрек-әзербайҗан мөнәсәбәтләре мисалында ислам теләкләшлеге” конференциясендә чыгыш ясады.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Төркия башкаласы Истанбул шәһәрендә “Төрек-әзербайҗан мөнәсәбәтләре мисалында ислам теләкләшлеге” конференциясендә чыгыш ясады. Бу хакта Диния назәрәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең тематикасы Әзербайҗанда ислам теләктәшлеге елы уңае белән билгеләнгән, ул шулай ук мөселман дөньясы илләре белән хезмәттәшлек проблемаларына багышланган. Мөфтиләр һәм сәясәтчеләр исламофобия, халыкара террорчылык, радикализм һәм экстремизмга көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Татарстан мөфтие Ислам теләктәшлеге һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте халыкара эшчәнлеген тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча чыгыш ясады. Камил хәзрәт татар халкының ислам үсешенә керткән өлешен ассызыклады. Татарлар, әзербайҗаннар һәм төрекләр кебек үк, дөньяның мөселман илләре белән теләктәшлектә яши. Татарстан ислам дәүләтләре белән хезмәттәшлек өчен ачык дип белдерде.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында алга таба да безнең ислам партнерлары белән хезмәттәшлек формаларын киңәйтергә өндәде”, – диде мөфти. Хәзрәт шулай ук экстремизм һәм террорчылык белән көрәш мәсьәләләренә тукталды, биредә мөселман илләре хезмәттәшлеге хәлиткеч роль уйный.

Конференция эшен төгәлләүне янәдән Татарстан мөфтиенә тапшырдылар: ул Коръән укыды һәм дога кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100