news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда көчле җир тетрәү теркәлгән

Истанбулда көчле җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар идарәсе (AFAD) хәбәр итә.

3,9 (Мәскәү вакыты буенча 12.13 тә) һәм 6,2 (12.49 да) магнитудалы җир тетрәүләр теркәлгән. 13.03 тә тетрәүләрнең тагын бер сериясе күзәтелгән.

«Төркиянең көн тәртибе» Telegram-каналы мәгълүматы буенча, җир тетрәүнең үзәге Мәрмәр диңгезендә Истанбулның Силиври районы янында булган. Җир асты тетрәүләре шәһәрнең төрле районнарында сизелгән.

Сейсмолог Әхмәт Эрджан HalkTV эфирында фаразлаганча, бу селкенүләр әле көтелгән каты җир тетрәү түгел, ә энергия чыгару гына, ул көчлерәк җир тетрәү алдыннан шуның хәбәрчесе булырга мөмкин.

Тикшерүче сүзләренчә, җир тетрәүләр бүген, иртәгә һәм атна дәвамында дәвам итәчәк. Шуның белән бергә, Эрджан бәяләвенчә, аларның магнитудасы 5,2 гә җитәргә мөмкин, ләкин алар Истанбул өчен куркыныч тудырмаячак, чөнки шәһәр өчен куркыныч 6,4 магнитудасыннан башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100