news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда җир тетрәгәндә мәчет манарасы ишелгән

26 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә җир тетрәде.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең Истанбул шәһәрендә җир тетрәгән вакытта Әхмәт Хаҗи мәчете манарасы ишелгән. Бу турыда Төркиянең «Хөррият» газетасына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

  • 26 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 5,8 баллы җир тетрәү теркәлгән иде.

Җир тетрәү аркасында сигез кеше имгәнгән. Кайбер мәктәпләр ябылган, Силиври районындагы хастаханәдән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Хастаханә янындагы бинаның түбәсе ишелү аркасында биш кеше зыян күргән.

Җир тетрәү булган районда 28 тапкыр кайтаваз тирбәнеш теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot