news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда I Төрки дөнья яшь эшкуарлары җыены бүген төгәлләнә

Төрки дөньясының яшь эшмәкәрләре үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алышалар

(Истанбул, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбул шәһәрендә 25 ноябрьдә башланган I Төрки дөнья эшкуарлары җыены бүген төгәлләнә. Анда Ауразиянең 20 иленнән 150 эшмәкәр һәм сәүдә вә икътисади корылыш вәкилләре катнаша. Әлеге чара Бөтендөнья төрки яшьләре берлеге тарафыннан Истанбулның Бүйүкчекмәҗә районы ярдәме белән үткәрелә. Җыенга Татарстаннан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чакырылган.
Бөтендөнья төрки яшьләре берлеге рәисе Әкърам Абдуллаев сүзләренә караганда, эшкуарлар форумында төрки дөньяда туризм, төзелеш, текстиль һәм азык-төлек тармакларындагы сәүдә вә икътисади хезмәттәшлекне ныгыту юллары тикшерелә һәм аның киләчәге карала.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot