news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда I Халыкара чәй фестивале башланды

Фестиваль ике көн дәвам итәчәк.

I Халыкара чәй фестивале Истанбулдагы тарихи Хәйдәрпаша вокзал бинасында уза.

Чәй компанияләре вәкилләре чара кысаларында төрле чәй сортлары тәкъдим ителгән стендлар әзерләгән. Фестиваль кунакларына, шифалы эчемлекнең тәме һәм исеннән генә ләззәт алып калмыйча, күңелләренә хуш килгәнен сатып та алырга мөмкин.

Чараның координаторы Мерал Манабола "Анадолу" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, фестивальгә эзерлек якынча бер ел вакытны алган.

Манабола белдергәнчә, төп бурыч – хуш исле эчемлекнең шифалы үзенчәлекләрен пропагандалау.

"Без төрек яшьләрендә чәй эчү культурасын булдырырга телибез. Фестиваль кысаларында лекцияләр оештырылачак. Үз эшләренең осталары чәйнең файдасы һәм өстенлекле яклары турында сөйләячәк ", - диде Манабола, һәм бу чараның мегаполис традициясе булып китәчәгенә өмет белдерде, дип яза “Анадолу” чыганагы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot