news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда “Гаспралы Исмәгыйль бәйнең үлеменә 100 ел тулган көннәрдә телдә, фикердә, эштә без кай төштә?” симпозиумы тәмамланды

3 көн дәвам иткән фәнни чарада Татарстан галимләре дә чыгыш ясады

(Истанбул, 21 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан агымдагы елның бөек җәмәгать эшлеклесе, журналист Исмәгыйль Гаспралы елы игълан ителү җәһәтеннән, Төркиядә төрле җыеннар, фәнни конференцияләр еш булып тора. Күптән түгел шуларның берсе Истанбул университетында үтте.

Исмәгыйль Гаспралының үлеменә 100 ел тулу уңаеннан үздырылган халыкара симпозиумда Әзербайҗан, Кырым, Литва, Россия (шул исәптән Татарстан), Төркия, Япония, Үзбәкстан кебек дәүләтләрдән 50гә якын галимнең доклады тыңланды. “Гаспралы Исмәгыйль бәйнең үлеменә 100 ел тулган көннәрдә телдә, фикердә, эштә без кай төштә?” дип аталган җыен Төркия Министрлар Кабинеты төрки дөнья хезмәттәшлек комитеты TİKA, ЮНЕСКОның Төркия Милли Комиссиясе, Истанбул университеты, Кырым инженерлык һәм педагогика университеты һәм “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасының Истанбул бүлекчәсе тарафыннан оештырылды. Анда Татарстаннан Казан федераль университеты галимәләре - профессор Диләрә Усманова, доцент Динә Мостафина катнашты. Диләрә Усманова чыгышында татар зыялылары Исмәгыйль Гаспралы, Фатих Кәрими һәм Садри Максудиның Ауропа сәяхәтләренә чагыштырмалы анализ ясады. Динә Мостафина исә Исмәгыйль Гаспралының үлеме нисбәтеннән татар матбугатында чыккан хәбәр вә кайгы уртаклашулар, мәрхүмне югалтуның авыр кичерешләр хакында сөйләде. Якташыбыз, Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Шәрыкны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, профессор Әлфинә Сибгатуллина әлеге җыенда Россия исеменнән “Казан татар әдәбиятында Исмәгыйль Гаспралы имиджы” дигән темага доклад укыды.

Симпозиумда Исмәгыйль Түркоглу, Альпер Альп, Ибраһим Мараш кебек татар әдәбияты, тарихы, матбугаты белән бәйле гыйльми эзләнүләр алып барган төрек галимнәре дә чыгыш ясады. Аларның “Исмәгыйль Гаспралның төрек-татар зыялылары белән мөнәсәбәтләре”, “Исмәгыйль Гаспралы эзендә җәдитче Садри Максуди Арсал”, “Хәзерге чор төрек фикерендә “мәдәният” төшенчәсе һәм Исмәгыйль Гаспралы” дип исемләнгән докладлары зур кызыксыну белән тыңланды.

Литвадан чакырылган фән эшлеклесе Галина Мишкиниене чыгышында Литва татарларының Кырымдагы ислам мәдәнияте белән кызыксынулары һәм корылган элемтәләре турында сөйләде.

Симпозиумга җыелган галимнәр мәрхүм каләм иясе Исмәгыйль Гаспралы тарафыннан чыгарылган “Тәрҗеман” газетасының эчтәлеге, темалары, җанрлары турында бәхәсләштеләр. Аның иҗтимагый тормышта хатын-кызның ролен билгеләүдәге фикерләре, җәдитчә укытуны башлатып җибәрүдәге уңышлары һәм уңышсызлыклары, инглиз теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре турында кызыклы мәгълүматлар бәян иттеләр. Шулай ук Исмәгыйль Гаспралы фикерләренең ул чор төрек һәм төркестан халыкларына йогынтысын тикшерделәр.

Фәнни җыенга Истанбулның югары уку йорты галимнәре, студентлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, Төркиядә яшәүче кырым татарлары катнашты.

Төркиядә Исмәгыйль Гаспралыны үлеменә 100 ел тулу җәһәтеннән искә алу чаралары ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100