news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Гөнүл Пултарның китабы дөнья күрде

Төркия Җөмһуриятенә 90 ел тулырга санаулы еллар гына калган бу көннәрдә Гөнүл ханым бик җитди, үтә нечкә темага тукталган

(Истанбул, 28 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бөтен дөнья татарлар лигасы башкарма комитеты рәисе, әдәбият галиме Гөнүл Пултар, инде олыгаеп килүенә карамастан, һич буш утырмый. Ул ел саен 1-2 китап чыгара. Әле күптән түгел аның “Кемлекләр, зинһар” исемле басмасы дөнья күрде. Үзе җитәкләгән Мәдәният тикшеренүләре оешмасы ның рәсми буларак эшли башлавына 4 ел тулу уңаеннан оештырылган махсус кичәдә әлеге китап та тәкъдир ителде. Чарага оешма әгъзалары, Истанбулның танылган әдәбиятчылары, галимнәр, сәнгать әһелләре, матбугат җитәкчеләре, шул исәптән Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов катнашты.
Төркия Җөмһуриятенә 90 ел тулырга санаулы еллар гына калган бу көннәрдә Гөнүл ханым бик җитди, үтә нечкә темага тукталган. Төркия халкының милли чыгышы тирәсендә барган куе бәхәсләргә җавап кебек тоела аның бу хезмәте. Китапта “Төрек” дигән гомуммилли кемлек астында яшәүче Төркия халкының милли проблемалары яктыртылган. Автор утызлап төрек һәм чит ил галимнәренең мәкаләләрен бер җыентык хәленә китереп, үз каләменнән бик саллы аңлатмаларга урын биргән. Мәкалә авторлары мәдәни кемлекнең генетик, этник, дини, лингвистик якларын халыкара масштабта тикшереп, бик кызыклы анализлар ясаганнар, үзенчәлекле фикерләр китергәннәр. Китапта шулай ук Төркиянең Аурупа Берлеге әгъзалыгына кабул ителүе юлында торган киртәләргә интеллектуаль катламның фикерләренә ачыклык кертелгән. Ислами хәрәкәтнең милли кемлеккә тәэсире турындагы фикерләр дә укучының игътибарын җәлеп итә.
Гөнүл Пултар кичәне оештыруның максатына тукталып, оешманың ничек дөньяга килүе һәм башкарган хезмәтләре турында сөйләде.
Мәдәният тикшеренүләре оешмасы 1999 елда Әнкарада төркияле һәм аурупалы 11 галим тарафыннан оештырылган. Кайчак хәтта сәясәткә дә йогынты ясый торган мәдәният өлкәсендәге проблемаларны яктырту һәм чишелеш юлларын эзләүне максат итеп куйган бу төркем төрле фәнни-гамәли конференцияләр, симпозиумнар оештырып, китаплар, брошюралар чыгарып, рәсми буларак теркәлгәнчегә кадәр үк бик күп эш башкарырга өлгергән. Бүгенге көндә оешманың төп максатларыннан берсе – төрки халыкларның мәдәниятләрен, шул җәһәттән Госманлы туфракларында гомер итүче халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү һәм аларга фәнни нигездә заманча бәя бирү. Оешма гадәттә университетлар, институтлар кебек фән-белем өлкәсендәге корылышлар белән хезмәттәшлек итә.
Якын көннәрдә Мәдәният тикшеренүләр оешмасының “Узганнан киләчәккә Идел-Урал”, Эчке һәм тышкы эммиграциянең мәдәни яклары”, “Паспортым, пожалуйста: Советлар Берлеге таркалганнан соң төрки җөмһуриятләрде кемлек эзләнүләре” кебек китаплары нәшер ителергә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100