Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда дөнья чемпионатында татар ашларын тәкъдим итәчәкләр
Бу елның 23-26 ноябрендә Төркиядә кулинария буенча дөнья чемпионаты – Halal Expo узачак. Чарада Татарстан Республикасы да катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төркиядә узачак чара вакытында бөтен дөньядан шеф-поварлар җыелачак. Саммит кунаклары дөньяның 50 иленнән килер дип көтелә – шулар арасында Татарстанны һәм татар ашларын тәкъдим итүчеләр дә булачак. Быел алар беренче мәртәбә татар ашларын тәкъдим итәчәк. Татарстан командасын Зөфәр Гаязов җитәкләячәк. Шулай ук командада хәзер Казанда яшәүче төрек егете – Топрак Ачыкүз дә катнашачак.
Бәйге һәм саммит кысаларындагы ярминкә – осталык дәресләре Истанбулның ярминкәләр үзәгендә узачак. Әлеге чараны оештыручылар – Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе Иституты (SMIIC) һәм Ислам сәүдәсен үстерү бердәмлеге (ICDT).
Чарага тамашачы буларак 90 илдәм 40 меңгә якын тамашачы килер дип көтелә. Шулар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чакырулы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз