Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда Чыңгыз Айтматовны искә алалар
Искә алу чарасына мәрхүм әдипнең улы Әскәр Айтматов Бишкәктән махсус чакырылган.
(Истанбул, 12 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Тууына 89 ел тулу уңаеннан, дөньякүләм күренекле язучы Чыңгыз Айтматовны Истанбулда искә алалар. Мәрхүм әдипне яд итү чарасы Истанбул мэриясе, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты, Төрки дөнья районнары берлеге тарафыннан оештырылган. Бу турыда Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты матбугат үзәге хәбәр итә.
Җыен Чыңгыз Айтматовның тормыш юлын яктырткан видеосюжетлар белән башланып китә. Кыргызстанның Истанбулдагы баш консулы Эркин Сороков, Истанбул мэриясе мәдәният бүлеге җитәкчесе Рыдван Дуран, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты профессоры Муса Думан сәламләү нотыгы белән чыгалар. Шулай ук Малтәпә югары уку йортының әдәбият факультеты галиме Рамазан Коркмаз - “Чыңгыз Айтматовның глобаль карашы”, “Йылдыз” техник университеты төрек теле һәм әдәбияты бүлеге профессоры Якуп Челик – “Ч.Айтматовның хикәяләр язу ысулы”, Фатих Султан Мәхмәт исемендәге Вакыф университеты төрек теле һәм әдәбияты доценты Мәсут Кочак - “Үләбез, димәк, яшәячәкбез: Ч.Айтматов әсәрләрендә үлемнең социаль дәрәҗәсе”, Диҗлә университеты аспиранты Абдулмөкәддәс Кутлу “Ч.Айтматовның чакыруы” кебек темаларга докладлар укыйлар.
Яд итү чарасында әдипнең улы Әскәр Айтматов әтисе турында хәтирәләре белән уртаклаша.
Җыен кысаларында Чыңгыз Айтматовның тормышын яктырткан фотосурәтләр күргәзмәсе дә оештырылган.
Мәгълүмат өчен: ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы 2018 елны - Чыңгыз Айтматов елы буларак уздырачак.
Чыңгыз Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанда дөньяга килә. Язучының әнисе ягыннан бабасы Хәмзә бай туып үскән төбәк - Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылы. Шулай ук әнисе ягыннан нәсел җепләре Балтач районындагы Бөрбаш авылы белән дә бәйле булуы мәгълүм. Каләм иясе 2008 елда 79нчы яшендә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз