news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда биш ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң Зәңгәр мәчет ачылды

Истанбулда биш ел дәвам иткән реставрация эшләреннән соң Солтанәхмәт мәчете (ул күбрәк Зәңгәр мәчет буларак билгеле) ачылды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бинага көндезге җомга намазында кертә башладылар. Ишектә чиратлар барлыкка килде.

Мәчеткә полицейскийлар тикшереп кертте, ә сумка һәм биштәр асып килгән кешеләрне рентгенга да җибәрделәр.

Мәчет Рамазан ае тәмамлану уңаеннан үз ишекләрен ачты. Аллаһ йортының эче һәм ишегалды дин тотучылар белән тулды, сыймаганнары бина янында намазлыкларын җәеп утырды.

Биш ел дәвам иткән реставрация вакытында мәчет тулысынча бары тик биш айга гына ябылган. Калган вакытта кайбер чикләүләр белән эшләвен дәвам иткән.

Истанбулның вакыфлар фонды башлыгы Хәйрулла Чәләби сүзләренчә, реставрация эшләре вакытында мәчетнең XVII йөздә төзелгән өч манарасын тулысынча сүткәннәр. Шулай ук бинаның сейсмик тотрыклылыгы бәяләнгән. Электр үткәргече тулысынча алыштырылган, ташлар чистартылган, витражлар эшкәртелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot