news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда беренче татар-төрек рестораны ачылды

Истанбулда беренче татар-төрек рестораны ачылды
Фото: Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

Төркиянең Истанбул шәһәрендә тантаналы рәвештә беренче KAZANDA by Evren татар-төрек рестораны ачылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Истанбул һәм Төркиянең башка төбәкләре татар җәмгыяте вәкилләре, Төркия югары уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары, Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы һәм Россиянең Төркиядәге Сәүдә вәкиллеге хезмәткәрләре, Башкортстан һәм Якутия, Төркиянең рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре ресторанның беренче кунаклары булды.

Аларны Татарстанның иң яхшы аш пешерүчеләре әзерләгән милли татар ризыклары белән сыйладылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100