Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда бәлеш пешерү һәм татар бизәкле керамика буяу остаханәсе оештырганнар
Мастер-класс Төркиядәге укытучылар көне һәм Россиядәге әниләр көне уңаеннан узган.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Истанбул шәһәрендә татарлар зур бәлеш пешерү һәм татар бизәкле керамика буяу остаханәсен оештырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
«Ләйсән Тапсыз — Истанбулда яшәүче татар кызы, зур бәлеш пешерү мастер-классын бирде. Гөлнара Сакмар — Яловада яши, шулай ук татар кызы, ул керамикага буяу осталык дәресен күрсәтте. Катнашучылар арасында Истанбулда яшәүче татарлар, шулай ук төрек милләте кешеләре дә бар иде», — диде ул.
Баштан кунаклар белән бергәләп зур бәлеш әзерләгәннәр. «Бәлеш пешкәндә татар бизәкләре белән керамика буядык. Бу мастер-класслар укытучылар көне (Төркия) һәм әниләр көне (Россия) уңаеннан үткәрелде. Аннары бергәләп ашадык-эчтек, чарада укытучыларыбызны укытучылар көне белән, барлык әниләребезне әниләр көне белән котладык», — ди Айгөл Зара Кәбирова.
Айгөл сүзләренчә, осталык дәресләре даими уздырылып килә, анда теләгән һәр кеше килә ала. «Беренче үткәргән чарабыз түгел, шуңа белеп, теләп киләләр. Яңа килгән кешеләр исә осталык дәресләрен яраттылар дип уйлыйм», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз