news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда бүген Сабан туе була

Истанбулдагы милли бәйрәмдә Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Татарстан сәламнәрен тапшыра.

Истанбулда бүген Сабан туе була
Рушания Алтай

(Истанбул, 16 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Истанбулда Сабан туе үткәрелә. Анда Татарстан дәүләте исеменнән ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнаша. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айрат Гатауллин хәбәр итә.

Сабан туенда республикабызның яшь сәнгать әһелләре - баян остасы Азат Галимуллин, җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Вероника Кузнецова, биючеләр Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиевнең сәхнә тотулары көтелә. Төрле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп баручы бәйрәм чарасы программасын студентлар Айгөл Галимуллина белән Ленар Хаҗиев алып бара.

Айрат Гатауллин сүзләренчә, Истанбул Сабан туе Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырыла. Вәкиллек кунакларны ашату-эчертү мәсьәләсен хәл иткән, халыкны сабан туе мәйданына китерү өчен махсус автобуслар яллаган. Татарстан сәнгать әһелләрен каршылауны студентлар оештырган.

Истанбул Сабан туе Белград урманы эчендәге LivePark Qubbe Bahçe дигән паркта була. Татарстан вәкиллеге инстаграм сәхифәсендә бу хакта алдан ук язып чыкты. Анда, урыннар чикле булу сәбәпле, сабан туена катнашырга телүчеләрнең алдан хәбәр итүләре соралган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100