news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда бүген дүрт катлы йорт җимерелгән

Әлеге бина янындагы тагын ун йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Истанбулның Кягытханә районындагы дүрт катлы торак йорт җимерелгән, халыкны эвакуацияләгәннәр, зыян күрүчеләр юк. Бу хакта дүшәмбе көнне Истанбул губернаторы хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Бүген 14.15 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Истанбулның Кягытханә районындагы 4 катлы йорт ишелеп төште. Иртән йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде, шулай ук районда куркынычсызлык чаралары күрелде. Зыян күрүчеләр юк», - диелә хакимият сайтында урнаштырылган хәбәрдә.

Җимерелгән бина янындагы тагын ун йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде, дип билгеләп үтелә. Бу биналарга шулай ук җимерелү куркынычы яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot