Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбулда Аяз Гыйләҗевның төрек телендә тагын бер әсәре дөнья күргән - "Идел"журналы
«Яра» повесте – язучының Төркиядә басылып чыккан өченче әсәре.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», "Идел"). Февраль аенда Төркиянең Истанбул шәһәрендәге «Палто» нәшриятында Аяз Гыйләҗевның Фатих Кутлу тәрҗемәсендә «Яра» повесте дөнья күргән, дип хәбәр итә «Идел» журналы сайты.
Исегезгә төшерәбез: Аяз Гыйләҗевның тууына 80 ел тулу уңаеннан Төркиядә язучының «Өч аршын җир», 85 еллыгында - «Җомга көн, кич белән…» әсәрләре шул ук автор тәрҗемәсендә басылып чыккан иде инде.

А.Гыйләҗев Тәүфыйк Әйдигә язган бер хатында: «Яра» повесте ул - минем йөз аклыгым. ….Уңышлы әсәр - бәхетле картлык ул, гомерне озайтучы дәрман, иң мөһиме киләчәк буыннарга васыять тә ул. Әле мин татарлар җирдә яшәр, татар яшәгәндә, «Яра» повестьлары онытылмас дип, нык ышанам», ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз