news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Алтын Урдага багышланган форумда Татарстан галимнәре дә катнашачак

Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан оештырылачак бу конференциягә Татарстанның Тарих институты, Казан Федераль университеты галимнәре барачак.

(Казан, 11 июнь, Татар-информ, Гөлназ Гыйлфанова). Быел Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган күпсанлы чаралар уза. Шуларның берсе ноябрь аенда Төркиядә Истанбул университетында оештырыла. Ул “Алтын Урда һәм аның мирасы” дигән исем белән узачак, дип белдерде “Татар-информ” агентлыгына тарихчы Илнур Миргалиев.

  • Илнур Миргалиев – тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни ис.Тарих институтының М.Госманов ис. Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге җитәкчесе.

Конференциянең оештыру комитетына Татарстанның Тарих институты җитәкчесе Рафаиль Хәкимов кергән. Тарихи чараны әзерләү эшендә республиканың Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге катнашкан.

Чарада Татарстаннан Марат Гатин, Раил Фәхретдинов, Ринат Нәбиев, археологлар Айрат Ситдыйков, Искәндәр Измайлов, Сергей Бочаров катнашыр дип көтелә. Шулай ук симпозиумда Төркия галимнәре Исенбикә Тоган, Мостафа Кафалы, Ильяс Кемалоглы, Мелек Озьетгин, Айсу Ата һәм башкалар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100