news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Алтын Урда дәүләтенең корылуына 750 ел тулу вакыйгасы искә алыначак

5 март көнне Истанбул университетында Төркия фән эшлеклеләре белән үткәреләчәк гыйльми җыенда Татарстан галимнәре дә катнаша.

Истанбулда Алтын Урда дәүләтенең корылуына 750 ел тулу вакыйгасы искә алыначак
Рушания Алтай

(Истанбул, 1 март, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан галимнәре Истанбулда Төркиядәге мәсләктәшләре катнашында Алтын Урда дәүләтенең корылуына 750 ел тулу вакыйгасын билгеләп үтәргә җыена. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә тарих галиме Ильяс Топсакал хәбәр итә.

“Алтын Урда дәүләтенең корылуына 750 ел тулу уңаеннан археологик эзләнүләр һәм яңа табылдыклар” дип аталган фәнни җыен Истанбул университетында уздырылачак.

Фәнни җыенда ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе җитәкчесе Айрат Ситдыйков, КФУның Татарстан тарихы, археология һәм этнологиясе кафедрасы галиме Сергей Бочаров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Югары мәктәбе мөдире Эльмира Хәбибуллина һәм шул ук Югары мәктәбе галиме Раил Фәхретдинов катнаша.

Җыен Татарстан Фәннәр академиясе, КФУ һәм Истанбул университеты белән уртак проект буларак оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100