news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе дөнья күрде

Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе басылып чыкты. Ул Ислам барлыкка килүдән XVII гасырга кадәр булган чорны үз эченә ала, дип китерә TRT World хәбәрен mynamaz.ru сайты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк мондый энциклопедия 2017 елда бастырылган иде инде, әмма басма укучыларда популярлык казану сәбәпле, аның яңартылган версиясен чыгарырга карар кылынды.

Ибраһим Хәлил Уджер җитәкчелегендә булдырылган энциклопедия һәр тармак турында төрле вакыт аралыгында сөйли. Анда теге яки бу чорда иң үсеш алган шәһәрләр, аларның фәнни һәм уку йортлары, шулай ук гүзәл архитектурасы тасвирлана.

Энциклопедия бүлекләрендә ике йөздән артык ислам галиме, тарихчылар, архитекторлар, инженерлар, хәтта программистлар һәм дизайнерларның казанышлары турында сөйләнә. Басманың максаты - дөньяның традицион евротенденциясе картинасына альтернатива күрсәтү.

Ул VII гасырда цивилизация үзәкләре булган шәһәрләрне күрсәтә һәм XVII гасырда прогрессив дөнья гарәп, төрек, фарсы һәм урду телләрендә сөйләшкәндә кайсылары үзәккә әйләнүен тасвирлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100