news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда ачылган күргәзмәдә татар-башкорт рәссамнарының хезмәтләре тәкьдим ителә

Күргәзмәдә Айгөл Окутанның «Суда чагылучы җан», Нелли Акчуринаның «Хатын-кыз көче» урын алган.

Истанбулда ачылган күргәзмәдә татар-башкорт рәссамнарының хезмәтләре тәкьдим ителә
Рушания Алтай

(Истанбул, 6 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда «Тагын бер ихтимал (яки игътибарсызлык) бар» исемле сәнгать күргәзмәсендә татар-башкорт рәссамнары Айгөл Окутан һәм Нелли Акчуринаның хезмәтләре тәкъдим ителә. Күргәзмә 28 мартка кадәр эшләячәк.

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күргәзмәдә Айгөл Окутанның «Суда чагылучы җан», Нелли Акчуринаның «Хатын-кыз көче» исемле рәсемнәре урын алган. Айгөл Окутан бер әбру хезмәтен тамашачылар алдында эшләп тәмамлады.

«Белгәнегезчә, әбру сәнгате су белән эшләнә. Мин хатын-кызны суга охшатам. Ул су кебек юл яручан, су кебек йомшак, пакь, су кебек көчле, су кебек төрле халәткә керү сәләтенә ия.  Зәгыйфь, нәфис зат булуына карамастан хатын-кыз кирәк вакытта ирләрдән дә көчле була ала. Су сәнгате аркылы хатын-кызның көчен аңлатырга тырыштым. Бит су тамчысы тама-тама ташны тишә», — дип сөйләде ул «Татар-информ»ның Төркиядәге махсус хәбәрчесенә.

«Тагын бер ихтимал (яки игътибарсызлык) бар» күргәзмәсе Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Истанбулның Бәйоглу хакимияте ярдәме белән оештырылган. Анда Башкортостан, Бельгия, Словения, Сурия, Татарстан, Төркия кебек илләрнең 20гә якын рәссамы тарафыннан төрле жанр һәм ысуллар белән иҗат ителгән рәсемнәргә урын бирелгән. Кураторы — Төркиянең танылган рәссамы Хулья Языҗы.

Оештыручылар әйтүенчә, күргәзмәне ачу тантанасына Төркиянең беренче ледие Әминә Эрдоган да чакырылган булган, әмма Төркиядә хәрби вертолет фаҗигасендә һәлак булган 11 сугышчының шәһит булуы аркасында ул килә алмаган. Башкортостанның танылган музыканты Марат Татурас һәм яшь җырчы Зилия Бәхтиева катнашында тәкъдим ителәчәк «33» исемле театраль тамаша да әлеге фаҗига сәбәпле күрсәтелми калды.

Айгөл Окутан 1977 елда Казанда туган. Түбән Тагил сәнгать көллиятен, Пермьдә Нәфис сәнгать академиясен тәмамлый. 2004 елда Казан милли мәдәният үзәгенең фотосәнгать бүлеген җитәкли. Төркиянең күренекле фотографы Мәһмәт Окутанга кияүгә чыгып, Истанбулда яши башлый. Аның сәнгать җимешләре Казан, Мәскәү, Париж, Бостон, Анкара, Истанбул, Пекин, Минск, Баку, София, Абакан кебек шәһәрләрнең галереяларында 30дан артык күргәзмәдә урын алган, ул 11 шәхси күргәзмәсен оештырды. Айгөл Окутанның хезмәтләре Казан Кремле Ислам мәдәнияте музее, Алабуга дәүләт тарихи, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга заманча сәнгать музеенда тәкъдим ителә, РФ, АКШ, Төркия, Швейцария, Англия, Чехия кебек илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Нелли Акчурина халыкара ЮНЕСКО сәнгать ассоциациясе һәм РФ рәссамнар берлеге әгъзасы, ул 1987 елда Уфада туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, укуын А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург сәнгать һәм сәнәгать академиясендә дәвам итә. Әсәрләре М.В. Нестеров ис. Башкортостан дәүләт сәнгать музее, Чувашстан дәүләт сәнгать музее, Алабуга дәүләт тарихи, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында тәкъдим ителә, шулай ук​​ Таиланд, Германия, Израиль, АКШ, Франциядә шәхси коллекцияләрдә саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100