news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Абайга һәйкәл һәм аның исемендәге мәйдан ачылды

Абай һәйкәленең авторы – Казахстан Республикасы Сынлы сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, скульптор Морат Мансуров.

Истанбулда Абайга һәйкәл һәм аның исемендәге мәйдан ачылды
"Казинформ" матбугат агентлыгы

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Төркиянең Истанбул шәһәрендә Абайга һәйкәл һәм аның исемендәге мәйдан ачылды.

«Казинформ» халыкара мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бөек төрки шагыйрь, композитор, казах әдәбиятына нигез салучы Абайның тууына 175 ел тулуга багышланган чара Казахстанның Төркиядәге илчелеге, Казахстан Республикасының Истанбулдагы Генераль консуллыгы һәм Истанбулның Зейтинбурну районы мэриясе тарафыннан оештырылды.

Абайга һәйкәл һәм аның исемендәге мәйдан Казахстан Республикасының Төркиядәге илчелеге һәм Казахстанның Истанбулдагы Генераль консуллыгы үткәргән эш нәтиҗәсендә кабул ителгән Истанбул мэриясе мәҗлесе карары белән ачылды, диелә хәбәрдә.

Абай һәйкәленең авторы – Казахстан Республикасы Сынлы сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, скульптор Морат Мансуров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100