Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбулда 800гә якын туристлык объекты «Имин туризм» сертификатын алган
Мегаполис сертификатлар саны буенча Төркия провинцияләре арасында лидерлык итә.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Истанбулда 794 туристлык объекты катгый санитар-гигиена таләпләренә туры килүен раслый торган «Имин туризм» сертификатын алды. Бу турыда Төркия туризмын үстерү агентлыгына сылтама белән «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Төркия хөкүмәте программасы буенча, коронавирус пандемиясе вакытында илнең 30 зур провинциясендә сертификация уздырыла.
Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә коронавирус пандемиясе чорында илнең туристлык объектларын билгеле нормаларга килүен сертификацияләү программасын гамәлгә ашыра.
Ресторан яки кунакханә сертификат алу өчен 150гә якын төрле критерийларга туры килергә тиеш.
Истанбулдан тыш, Анталия туристлык объектлары да программаның критерийларын уңышлы үтәгән. Анда 660 кунакханә, ресторан һәм кафе сертификат алды.
Аннан соң Мугла (334), Анкара (219), Измир (166), Бурса (86), Айдын (74) шәһәрләре туристлык объектлары сертификатлы булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз