news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган

NTV телеканалы хәбәр иткәнчә, җир тетрәүне Истанбулның күп кенә районнарында сизгәннәр.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Истанбулда Мәскәү вакыты белән 16.37 сәгатьтә 4,7 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости Төркиянең Гадәттән тыш хәлләр агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәрмәр диңгез янында Мәскәү вакыты белән 16.37 сәгатьтә 4,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Аның үзәге Силиври шәһәре тирәсендәге Мәрмәр диңгез акваториясенә туры килә», - диелә ведомство хәбәрендә.

NTV телеканалы хәбәр иткәнчә, җир тетрәүне Истанбулның күп кенә районнарында сизгәннәр. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100