Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда 39нчы Vodafone марафонында Франция һәм Кения спортчылары җиңгән
Әлеге марафон - Төркиянең иң зур спорт чараларының берсе, һәм җиңүчегә 1 миллион АКШ доллары бирелә.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). 39нчы Vodafone Истанбул марафоны “15 июльдә һәлак булучылар күпере”нә 250 метр ара кала башланып китте. Катнашучыларны Төркиянең яшьләр һәм спорт министры Осман Ашкын Бәк, Истанбул муниципалитет башлыгы Мәүлет Уйсал һәм башка рәсми затлар сәламләгән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.
Марафонда катнашучыларга Азия һәм Европа арасындагы Босфор бугазы аша салынган күпердән йөгереп узарга кирәк.
Марафон 42,195 километрлы дистанциядә “Балаларның киләчәге өчен йөгереш” девизы белән уза.
Һәр ел үткәрелә торган марафонда 25 меңләп спортчы - йөгерүдә, 100 меңгә якыны спорт йөрешендә ярыша.
Быел марафонда бөтен дөньяга билгеле 86 танылган атлет катнаша. Төркия гражданнарыннан тыш, марафонда Кения, Эфиопия, Намибия, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Франция, Сербия һәм Литва атлетлары бар.
Бу минутларда "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Истанбул марафонында ир-атлар арасында - Франция спортчысы Авраам Кипротич, хатын-кызлар арасында Кениядән Рут Чепнгетич.җиңгән.
Җиңүче спортчыларны 1 миллион АКШ доллары белән бүләкләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз