news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда 1917 елгы инкыйлабка багышланган халыкара симпозиум үтә

Фәнни чарада Татарстан галимнәре дә катнаша.

(Истанбул, 17 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Төрек учаклары” иҗтимагый оешмасы, Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Истанбул университеты химаясендә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабын искә алу чарасы үткәрә. Чара Истанбул университетында уза.

“1917 елгы Октябрь инкыйлабына 100 ел тулганда төрки дөньяда бәйсезлек фикере һәм сәяси хәрәкәтләр” дип аталган халыкара симпозиум кичә башланып китте. Эшчәнлеге сигез секциядән торган җыенда Азәрбайҗан, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Литва, Татарстан, Төркия кебек төрле илләрдән җыелган галимнәр катнаша. Программада - “Төркестанда милли хәрәкәтләрнең берләшүендә корылтайларның әһәмияте”, “1917 елгы инкыйлабның Төркиягә һәм төрек дөньясына йогынтысы”, “Совет инкыйлабыннан соң барлыкка килгән бәйсезлек фикеренең Кавказ төбәгенә тәэсире”, “XX гасыр башында Россиянең пантюркизм куркуы”, “Совет инкыйлабы чорында азәрбайҗанлы милләтче зыялылар”, “1917 елгы инкыйлабның кыргызларга һәм төрки дөньяга йогынтысы”, “Февраль түнтәрелеше чорында казах милли хәрәкәте” кебек 32 доклад укылу каралган. Алар арасында татарлар белән бәйле чыгышлар да урын алган. Әйтик, төрек галиме Хәсән Дэмироглу “1917 елгы инкыйлаб алдыннан Идел-Урал төркиләре арасында “Өлфәт” газетасында автономия фикере буенча бәхәсләр (1905-1907)” дигән теманы яктырта. Литва галимәсе Галина Мишкинна - “Литва татарларының Кырым һәм Азәрбайҗан милли көрәшенә керткән хезмәтләре”, Истанбул университеты тарих профессоры Кенан Олгун “Социалист туранчы М.Солтангалиев һәм империалист колонияләр” дип исемләнгән темалар буенча чыгыш әзерләгәннәр.

Симпозиумга Татарстан галимнәре: КФУ тарих профессоры Диләрә Усманова - “Бөтенроссия мөселман корылтайлары һәм 1917-1918 елларда Россиянең Идел-Урал төбәгендә мөселман дине корылышлары”, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Эльмира Сәләхова “Татар мөселман җәмгыятендә инкыйлабчы тойгыларның барлыкка килү һәм үсешен яктыртуда әһәмиятле урын биләгән татар солдатларының хатлары” докладлары белән катнашалар.

“1917 елгы Октябрь Совет инкыйлабына 100 ел тулганда төрки дөньяда бәйсезлек фикере һәм сәяси хәрәкәтләр” халыкара симпозиумының эшчәнлеге бүген кич белән төгәлләнә.

Рәсемдә - Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100