Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбул үзәгендә көчле шартлау булган
Каза күрүчеләр турында хәбәрләр килә
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Төркиянең Истанбул каласы уртасындагы үзәк районнарның берсендә бүген көчле шартлау булган, дип хәбәр таратты җирле массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән “Интерфакс”.
Алдан бирелгән белешмәләр буенча, көчле шартлау 5 катлы бинаның 1 нче катында урнашкан остаханәдә булган, янәшә-тирәдәге биналар да җитди зыян күргән. Инде каза күрүчеләр хакында мәгълүматлар килә башлаган, кимендә 4 кеше каза күргән, арада көмәнле хатын-кыз булуы билгеле. Шартлауга китергән сәбәп турында әлегә белешмә юк, диелә агентлык материалында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз