news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул ярминкәсендә татар рәссамы Нәргиз Акчураның күргәзмәсе урын алган

Ярминкә ачылышында барлыгы 12 500 кеше катнашкан.

Истанбул ярминкәсендә татар рәссамы Нәргиз Акчураның күргәзмәсе урын алган
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең беренче сәнгать һәм антиквариат ярминкәсендә дөньякүләм танылган татар кызы Нәргиз Акчураның әсәрләре дә урын алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Истанбулда Төркиянең беренче сәнгать һәм антиквариат ярминкәсе Истанбул мэры Әкрем Имамоглу һәм тормыш иптәше Диләк Имамоглу катнашында Төркиянең танылган пианисты Гүлсин Онайның концерты белән ачылды. Ачылышта 12 500 кеше катнашты. Ярминкә 23 февральгә кадәр Истанбул конгресс үзәгендә эшләде», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова ярминкәдә татарча сөйләшеп кайтканын сөйләде. «Нәргиз Акчура 1950 нче елларда Кытайдан Төркиягә күчеп урнашкан татарлардан. Аның әсәрләрен 12-15 март көннәрендә Анкарада узачак VI Заманча сәнгать ярминкәсендә дә күреп булачак», — дип сөйләде ул.


Истанбул университетында эшмәкәрлек идарәсе бүлеген тәмамлый. 1991 елны Искешәһәр Юныс Әмрә фонды оештырган «Юныс Әмрә күргәзмәсе елы» бәйгесендә урын ала. 2001 елдан импрессионист рәссамнар белән остаханәләр оештыра. Төрле фәнни мәкаләләре тулыландырган әсәрләре фәнни басмаларда чыга. «Миниатюралар белән Ататөрек өйләре» проекты кысаларында әсәрләре Анатолиянең күп кенә шәһәрләрендә тәкъдим ителә.

Нәргиз Акчура 1999 нчы елдан башлап «Төрек мәдәниятенә хезмәт фонды» каршындагы Җаферага мәдрәсәсендә миниатюра дәресләре укыта. 2016 елда «Art Turkey Japan 2016» күргәзмәсендә «Истанбулда заман» исемле әсәре барлыгы 82 төрек, 26 япон рәссамнарның әсәрләре арасыннан бер меңнән артык тамашачы булган жюри тарафыннан иң яратылган әсәр булып сайлана, һәм «2016-Nittoten V» бүләгенә лаек була.

Бүләкне аңа 2017 елны Истанбулның Җадде Бостан мәдәният үзәгендә үткәрелгән тантаналы кичәдә Истанбулның Кадыкөй мэры тапшыра. Шул ук 2017 елда «Хыялымдагы Истанбул» исемле әсәре белән Токиода Nittoten беренчелеген яулый. Бүгенге көндә Нәргиз Акчура миниатюра дәресләре бирә һәм заманча рәсем сәнгате юнәлешендә эшли.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100