Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбул Халыкара шигърият фестивалендә милләттәшебез Гөлназ Җиһангирова катнашты
8-10 май көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәре Солтанбейли мэры Али Томбаш тарафыннан 12 нче мәртәбә Истанбул Халыкара шигърият фестивале уздырыла. Анда милләттәшебез музыка белгече, композитор, шагыйрә Гөлназ Җиһангирова катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге данлыклы фестиваль — Төркиядә яшәүче төрле милләттәге танылган шагыйрьләр һәм шигърият өлкәсендә тәүге адымнарын ясаучы яшьләрнең очраша торган иҗади бер мәйданы булып тора.
Фестиваль өч көн дәвам итә. Шушы вакыт эчендә шагыйрьләр яшь иҗатчылар, шулай ук бәйге турлары узган мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә, җиңүчеләрне тәбрикли.
Истанбул шәһәренең иң югары ноктасында урнашкан тарихи Айдос кирмәнендә узган ачылу кичәсендә Гөлназ Җиһангирова Истанбул губернаторы, муниципалитет мэры, мәдәният эшләре бүлеге мөдире, әдәбият әһелләре, мөгаллимнәр һәм күпсанлы тамашачылар алдында үзенең шигырьләрен укыды.
Мәктәп укучылары белән оештырылган очрашуларда исә ул татар мәдәниятын, әдәбиятын таныту максатыннан быел 140 еллыгы каршыланган Габдулла Тукайның әсәрләрен, халык җырларын башкарды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз