Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милләттәшебез Гөлназ Җиһангирова Истанбул Халыкара шигърият фестивалендә катнашкан
Милләттәшебез, музыка белгече, композитор, шагыйрә Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова 8-10 май көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәре Солтанбейли мэры Али Томбаш тарафыннан 12нче мәртәбә уздырылган Истанбул Халыкара шигърият фестивалендә катнашкан.
Билгеле булганча, ул – Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе. Инде берничә ел дәвамында Төркия белән Татарстан арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту, ана телебезне саклау һәм милли сәнгатебезне таныту миссиясен актив рәвештә тормышка ашыруы белән билгеле шәхес. Фестивальдә катнашуы турында ул «Татар-информ»га үзе хәбәр итте.
Гөлназ Җиһангирова сүзләренчә, әлеге данлыклы фестиваль Төркиядә яшәүче төрле милләттәге танылган шагыйрьләр һәм шигърият өлкәсендә тәүге адымнарын ясаучы яшьләрнең очраша торган иҗади бер мәйданы булып тора.
Фото Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
Фестиваль өч көн дәвам итә. Шушы вакыт эчендә шагыйрьләр яшь иҗатчылар, шулай ук бәйге турларын узган мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә, җиңүчеләрне тәбрикли.
Фото Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
«Истанбул шәһәренең иң югары ноктасында урнашкан тарихи Айдос кирмәнендә узган ачылу кичәсендә мин Истанбул губернаторы, муниципалитет мэры, мәдәният эшләре бүлеге мөдире, әдәбият әһелләре, мөгаллимнәр һәм күпсанлы тамашачылар алдында үземнең шигырьләремне укыдым. Мәктәп укучылары белән оештырылган очрашуларда исә, татар мәдәниятен, әдәбиятын таныту максатыннан, быел тууына 140 ел тулган бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләрен башкардым», – диде Гөлназ Җиһангирова.
Фото Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз