news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул университеты студенты Пи саны турында татарча чыгыш ясады

Халыкара математика һәм Пи саны көненә багышланган кичәдә татар кызы Таңсылу Алтай Пи санының әһәмияте турында сөйләде.

(Истанбул, 15 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). «Гыйлем» берләшмәсе оештырган татарча математика кичәсендә Төркиядә яшәүче татар кызы, Истанбул университеты студенты Таңсылу Алтай Пи саны турында татарча лекция укыды.

Математика бүлегенең соңгы сыйныфында укучы Таңсылу Алтай Пи санын ни өчен уйлап чыгарулары, аның әһәмияте, куллану сәбәпләре турында сөйләде.

Zoom платформасы аша үткәрелгән «Татарча математика кичәсе» беренче тапкыр оештырыла. Ул 14 март — Халыкара Математика көне һәм Пи саны көненә багышланган.

Математика кичәсендә Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Лиана Мөхәмәтдинова модульле функцияләрнең графикларын төзү үзенчәлекләре турында чыгыш ясады. Шул ук гимназиянең математика укытучысы Ләйлә Шакирова математика кичәсенә катнашучылар арасында онлайн-викторина үткәрде. Истанбул университеты математика бүлеге студенты Таңсылу Алтай, 7065 балл җыеп, җиңүче булды.

Математика онлайн кичәсен «Гыйлем» проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин алып барды.

«Гыйлем» проекты төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен тиешле шартлар тудыра. Проектны «Гыйлем» берләшмәсе һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100