news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул университеты студенты математикада исбатлау ысулларын татарча аңлатты

Таңсылу Алтай Актаныш гуманитар гимназиясе оештырган «Һарунфест» фән фестивалендә кунак белгеч буларак чыгыш ясады.

Истанбул университеты студенты математикада исбатлау ысулларын татарча аңлатты
Рушания Алтай

(Истанбул, 7 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия татары, Истанбул университетының инглизчә математика бүлеге студенты Таңсылу Алтай Татарстанның Актаныш гуманитар гимназиясе укучыларына «Математикада исбатлау ысуллары» темасына татарча онлайн дәрес бирде.

Таңсылу Алтай әлеге уку йорты оештырган «Һарунфест» онлайн фән һәм сәнгать фестивале кысаларында кунак белгеч буларак чыгыш ясады. Ул математикада исбатлауның төрле юлларын аңлатты, берничә гипотеза һәм Гаусс методы белән гади саннарның чиксезлеген исбатлап күрсәтте. Ахырда сорауларга җавап бирде.

«Һарунфест» фән — сәнгать фестиваленең чәршәмбе көнге программасында, Таңсылу Алтайдан тыш, Австриянең Урта Европа университеты магистранты Рәмис Морзакәев «Вена университетында белем алу. Көнчыгыш Азияне өйрәнү», Шотландиянең Сен-Эндрюс унииверситеты магистратура студенты Камил Галиев «Чит ил югары уку йортлары. Алтын Урда» темаларына русча чыгыш ясадылар. Чара татар дөньясына YouTube аша трансляцияләнде.

«Һарунфест» фән һәм сәнгать фестивале дөньякүләм танылган галим, вулканолог Һарун Таҗиев исемен йөртә. Фестиваль проектының инициаторы һәм җитәкчесе — гимназия директоры урынбасары Айдар Шәйхин.

«Әлеге чара 5-7 май көннәре арасында оештырылды. 5 майда онлайн-дебат һәм фәнни чыгышлар тыңланган булса, бүген фестиваль Шекспирны — татарча, Тукайны инглизчә уку кичәсе белән төгәлләнә», — дип сөйләде Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100