news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул террористының гражданлыгы һәм шәхесе ачыкланган

Аның паспорты сурәтен һәм исемен TRT World телеканалында күрсәткәннәр.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Истанбулның төнге клубында терактны Кыргызстан гражданины 28 яшьлек Яхья Машрапов кылган дип шикләнелә. Аның паспортын һәм исемен TRT World телеканалы эфирында күрсәткәннәр.

Бу документ 2016 елның 21 октябрендә Кыргызстанның Дәүләт теркәү хезмәте тарафыннан бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, яңа ел төнендә билгесез зат Босфор ярында урнашкан Reina төнге клубына Санта-Клаус костюмыннан үтеп кереп, биредә күңел ачучыларга автоматкан ут ачкан иде. Барлыгы бу көнне төнге клубта 800 кеше яңа елны каршы ала торган була. Теракт нәтиҗәсендә 39 кеше вафат була (шуларның 16сы чит ил кешеләре), 70е җәрәхәтләнә. Һәлак булганнар арасында 28 яшьлек россияле Нурана Гассанова, Ливан, Ливия, Марокко, Согуд Гәрабстаны һәм Израиль гражданнары да булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100