news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул татарлары ифтарга җыелды

Татарлар ифтары "Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе" комплексында быел унберенче мәртәбә үткәрелде.

(Истанбул, 7 июнь, "Татар-информ", Айзирәе Гәрәева-Акчура). 6 июньдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә 250дән артык милләттәшебез катнашында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Татарлар тупланган чараны Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, "Идел-Урал" мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте Татарстан сәүдә йорты белән берлектә оештырды.

Татарстанның Төркиядәге баш вәкиле Айрат Гатауллин ифтар мәҗлесенең ел саен үткәрелүен әйтте.  "Монда күбесенчә Истанбулда яшәүче татарлар, биредә белем алучы студентлар җыела. Кунак буларак Россия баш консуллыгы, Таҗикстан, Кыргызстан консуллыклары, шәһәр мэриясе, Татарстанда эшләүче төрек фирмалары вәкилләре килде. Ифтарны ел саен оештырабыз һәм ел саен яңа татарлар белән танышабыз", - диде ул.

Гатауллин 1 июльдә Истанбулның Сарыйәр (сары җир) районындагы урманлыкта үткәреләчәк сабан туе бәйрәменә чакырды.

"Идел-Урал" мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы җыелган халыкка шәһәр губернаторы һәм район мэрияләренең рамазан ае белән котлауларын җиткерде. Аннары җәмгыять җитәкчеләреннән берсе Һидаят Җаек дога кылдырды.

Татарлар ифтары "Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе" комплексында быел унберенче мәртәбә үткәрелде. Аңа кадәр милләттәшләребез бу дини мәҗлескә шәһәрнең "Аһилек вакф" үзәгендә һәм башка урыннарында җыелганнар. Ифтар электән биредә яшәүче һәм яңа килгән татарлар өчен рамазан аенда бергә дога кылып авыз ачу, күрешү һәм үзара танышу чарасы да булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100