news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбул Сабан туе батыры – студент Ринат Кагиров

Быел Төркиядә Сабан туе Истанбул каласында гына оештырылды

(Истанбул, 9 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Быел Төркиядә Сабан туе Истанбул каласында гына оештырылды. Узган елларда ул Искешәһәр яки Кютахия төбәгендәге татар авылларында да үткәрелә торган иде. Быелгы Сабан туе, узган еллардагыдан аермалы буларак, урман аланында түгел, шәһәр уртасындагы Топкапы мәдәният паркында ясалды. Чөнки шул ук паркның Төрки дөнья мәхәлләсендә Татарстан мәдәният йортының ачылышы булды. Инде бер атна элек үк йортның эчен Татарстан рәссамнары һәм сәнгать белгечләре алдан әзерләнгән проект буенча дизайн итә башлаганнар иде. Ниһаять, ул музей-йорт хәленә китерелде. Анда татар халкының милли-мәдәни сәнгате күрсәтелә. Кызыл тасманы Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Истанбул шәһәре мэры Кадир Топбаш кистеләр. Аннан соң алар Сабан туе мәйданына күчтеләр. Кунакларны төрекләрнең данлыклы Мәһтәр төркеме каршылады. Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева халыкны татарча бәйрәм белән котлаганнан соң, Истанбул мэрына рәхмәт хисләрен белдерде, Татарстан Илбашы М.Ш.Шәймиевнең Сабан туе белән котлау сүзләрен җиткерде. Аның:
“Сабантуйларның саны юк!
Юк Сабантуйның яше…
Сабан туе һәрбер татарның
Йөрәк түрендә яши…” – дип тәмамлаган чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Истанбул мэры Кадир Топбаш та мондый күңелле бәйрәмне Истанбулга китергәннәре өчен Татарстан дәүләте җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтте.
Хөрмәтле кунак булып чакырылган Россия Федерациясенең Төркиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский чыгышында Сабан туеның дуслык, бергәлек өчен әһәмиятле бәйрәм икәнлеген ассызыклады. ТӨРКСОЙ гомуммөдире Дүсән Касәиновның татар милләте өчен әйтелгән эчкерсез җылы сүзләре милләттәшләребезне бик сөендерде.
Чыгыш ясаучылар арасында җирле татарларга сүз бирелмәде.
Протокол кунаклары арасында Россия Федерациясенең Истанбулдагы баш консулы А.И. Кривенко, Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты Х.М.Салихов, ИРСИКА гомуммөдире Халит Әрән, Төркиянең төрле министрлыклар һәм оешмалары вәкилләре бар иде.
Концерт программасында русча җырларның һәм биюләрнең күп булуы, алып баручының гел русча сөйләве тамашачыларда канәгатьсезлек хисләре уяндырды. Татар бәйрәме дип танытылган Сабан туенда татарча җыр-биюләр өмет итеп килгән кайбер татар гаиләләре һәм аларның дуслары протест итеп, Сабан туе мәйданыннан чыгып киттеләр.
Протокол кунаклары киткәннән соң Сабан туе татарча җыр-биюләр белән дәвам итте.
Сабан туеның иң күркәм чыгышлары Зәйдән килгән “Мирас” балалар төркеме тарафыннан ясалды. Кунаклар Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең татарча биюләрен яратып карадылар.
Шунысын белгертеп узарга кирәк: “Мирас” балалар төркеме Истанбулга профессор Туран Язган җитәкчелегендәге “Төрки дөньяны өйрәнү фонды” тарафыннан уздырылган XV Төрки дөнья балалары сәнгать фестиваленә махсус чакырылып китерелгән. Әлеге бәйгедә “Мирас” төркеменең 11 яшьлек солисты Тимур Шәйдуллин икенче урынны яулады.
Сабан туе программасына Мәскәүдән килгән кунак, цирк артисты Рим Гайнетдиновның чыгышы үзгә ямь өстәде.
Бәйрәм төрле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп дәвам итте. Баганага үрмәләү, көянтә белән су ташу, ат ярышлары булмаса да, чүлмәк вату, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып узышу, катык эченән тәңкә эзләү, ябык күз белән катык ашату, капчык сугышы, бәйләнгән күз белән җепкә эленгән бүләкне кисү кебек бәйгеләр оештырылды. Татарча көрәш бәйгесендә милләттәшебез, Мәрмәрә университеты студенты Ринат Кагиров җиңүче булып, Сабан туе батыры игълан ителде. Аңа Сабан туе сөлгесе белән тәкә бүләк ителде.
Истанбул Сабан туе “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.
Быелгы Сабан туенда меңнән артык кеше катнашты. Тамашачыларның күбесе төрекләр иде. Сабан туена журналистлар да зур игътибар бирде. Бәйрәмебез Төркиянең дәүләт һәм хосусый матбугатында яктыртылды, телевидение каналларында күрсәтелде.




news_right_1
news_right_2
news_bot