Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбул полициясе туристларның иминлеген саклый
Полиция хезмәткәрләре туристлар күпләп йөри торган Таксим, Солтанәхмәт, Ортакей, Кадыкей, Нишанташи районнарында, шулай ук аэропортларда кизү тора.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Истанбулда туристларның иминлеген һәм тыныч ялын тәэмин итү проекты кысаларында полиция хезмәткәрләре җинаятьләр, шул ук вакытта караклар белән көрәш буенча чараларны көчәйткән, дип яза "Анадолу" агентлыгы.
Истанбулның Полиция идарәсе каршындагы Туризм өлкәсендәге куркынычсызлык бүлеге нарядчылары саны сигездән йөзгә кадәр арткан.
Полициянең барлык офицерлары алты чит телнең (инглиз, алман, испан, кытай, япон, гарәп) берсен белә.
Полиция хезмәткәрләре туристлар күпләп йөри торган Таксим, Солтанәхмәт, Ортакей, Кадыкей, Нишанташи, Ускюдар районнарында, шулай ук аэропортларда кизү тора.
Туризм өлкәсендәге куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре өчен махсус кызгылт сары униформа әзерләнгән.
Полиция туристларга ресторан һәм күңел ачу үзәкләрендәге бәяләрне арттыру белән бәйле төрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә.
Соңгы ике айда әлеге объект хуҗалары ике миллион төрек лирасы суммасына кадәр (580 мең доллар) штрафка тартылган. Әлеге күрсәтелгән вакыт аралагында туристларны таларга теләгән сигез зат тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз