news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбул полиция участогы янында шартлау булган, зыян күрүчеләр бар

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мина куелган автомобиль шартлаган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Истанбулда Ататөрек халыкара аэропортыннан ерак булмаган полиция участогы янында көчле шартлау булган, кимендә биш кеше зыян күргән. Аларның берсенең хәле авыр дип бәяләнә, дип хәбәр РИА «Новости» җирле матбугат чаралары хәбәренә сылтама белән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мина куелган автомобиль шартлаган. Полиция шартлауга катнашы булган шикле кешене эзли.

Һәлакәт булган урынга ашыгыч ярдәм һәм полиция машиналары килгән, урамнар әйләндереп алынган. Шартлау булган урында белгечләр эшли. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot