news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай район хастаханәсе хезмәткәрләренең балаларына иҗат җыелмалары бүләк иттеләр

Чистай район хастаханәсе хезмәткәрләренең балаларына иҗат җыелмалары бүләк иттеләр
"Чистай хәбәрләре"

Чистай балалар поликлиникасы территориясендә бәйрәм узды. Анда Чистай үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең балаларына иҗат җыелмалары бүләк иттеләр. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, август аенда без ел саен беренче сыйныф укучыларын — хезмәткәрләребезнең балаларын мәктәпкә озатабыз. Алар өчен менә шундый күңелле бәйрәм оештырабыз. Күпчелек ата-аналар өчен баланы мәктәпкә җыю чыгымлы, шуңа күрә без акча бүлеп бирәбез һәм балаларга иҗат итү өчен тупланмалар бүләк итәбез, — диде Чистай үзәк район дәваханәсе сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина.

Балалар өчен биюләр һәм төрле уеннар белән күңел ачу конкурслары оештырылды. Малайларның һәм кызларның йөзләреннән елмаю китмәде. Алар уен процессына теләп кушылды, аниматорлар белән күңел ачтылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot