Билгеле булганча, ислам мәдәниятенә кагылышлы исәпсез-хисапсыз тикшеренүләр үткәрәләр, тарихи, фәлсәфи, дини, лингвистик, эстетик, культурологик һәм башка өлкәләрдән күз йөртеп, фикер әйтәләр. Ислам фән, әдәбият, архитектура, декоратив-гамәли сәнгать үсешенә зур йогынты ясап, билгеле бер мәгънәдә сынлы һәм башкару сәнгатенең формалашуын тоткарлый.
Ислам тарихын өйрәнгәндә, сәнгатьнең һәрвакытта да һәм барлык илләрдә дә тәнкыйтькә дучар булуы ачыкланган. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәагймбәребезнең хәдисендә дә бит: «Аллаһ – матур, һәм Ул матурлыкны ярата», – диелә. Димәк, кешеләрне шатландыра, күңелләрен күтәрә торган сәнгатькә Ул каршы түгел. Башкача әйткәндә, Аллаһ кешеләрне начар һәм гөнаһлы эшләрдән саклый, иҗади эшкә илтифат күрсәтә.
Күп кенә дин галимнәре, мәсәлән, әл-Бохари, ислам шәригатенең күп кенә аңлатмаларына таянып, җырлау, бию һәм сынлы сәнгатьтә портрет жанрын гөнаһлы дип санаган. Әмма ислам дәүләтләре тарихында, бигрәк тә урта гасыр чорында, җырчылар, тылсымчылар (фокусник) хакимнәрнең күңелен ачарга, алар үз сәнгате белән хуҗаларын шатландырырга тиеш булганлыгы билгеле.
Ул вакыттагы тарихчылар язганча, музыкантлар, җырчылар, биючеләр солтанның күңелен күргән, һәм бу – күңел ачу чарасы булып саналган. Көнчыгыштагы мөселман илләрендә хаким сарайларында җырлау һәм биюләр тиеш дип кабул ителгән, – ди ул.
Форумның «Россия – Ислам дөньясы: мәдәният, мәгариф, интеграцион хезмәттәшлек бизнес-стратегиясе» сессиясендә мәдәният һәм дин темасы турында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.