Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Башкарма комитеты сукбай эт талаган балага компенсация түләячәк
26 июньдә Тукай районының «Татарстан» совхозы бистәсендә кыз балага хуҗасыз эт һөҗүм иткән. Баланың сул беләге һәм култык асты җәрәхәтләнгән, шулай ук әле дә, этләрне күрсә, курку хисе кичерә.
ТР прокуратурасында белдерүләренчә, әлеге хәлдән соң тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча җирле Башкарма комитетның хуҗасыз хайваннарны аулау буенча тиешле чаралар күрмәве ачыкланган, нәкъ менә шул этнең кызга һөҗүм итүенә китергән.
Шуннан соң прокуратура судка мөрәҗәгать иткән, суд Башкарма комитеттан 40 мең сум акча түләттергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз