news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Испаниянең Мәскәүдәге Генераль консуллыгы яңадан виза алу өчен гаризалар кабул итә

Испаниянең Мәскәүдәге Генераль консуллыгы яңадан виза алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Элегрәк BLS виза үзәге сайтында гаризалар кабул итү туктатылу турында мәгълүмат урнаштырылган иде, хәзер әлеге мәгълүмат юк ителгән. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

13 сентябрьдә BLS виза үзәге генераль консуллык техник сәбәпләр аркасында вакытлыча гаризалар кабул итми, дип хәбәр итте. Хәзер сайтта виза үзәгенә документлар тапшыруга язылу бушлай, дип күрсәтелгән.

Испания элеккечә, Италия, Франция һәм Греция белән беррәттән, россиялеләргә Шенген визаларын бирүгә иң лояль караучы илләрнең берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot