news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Испаниядә җыеннар вакытында команданың өч футболчысы имгәнде – Хавьер Грасия

Рубен Рочинаның күпме вакыт уйный алмаячагы билгеле түгел.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Испаниядә җыеннар вакытында "Рубин" командасының өч футболчысы имгәнгән. Бу хакта матбугат конференциясендә "Рубин" футбол команданың баш тренеры Хавьер Грасия җиткерде.

Кызганычка каршы, күңелсез мизгелләр дә булды шул. Иптәшләрчә соңгы матчта Рубен Рочина имгәнде. Күпме вакыт уйный алмаячагын әле әйтә алмыйбыз. Аннан тыш Максим Лестьенн һәм Алекс Сонг та җәрәхәт алды. Шулардан башка барлык уенчылар да сафта. Тулаем алганда, бурычларны үтәдек", – ди Хавьер Грасия. 

Шулай да Рубен Рочинаны кем алмаштырыр соң? Үз позициясендә алыштыргысыз диярлек уенчысына алмаш бармы? Бүген күпләрне шул сорау борчый.
 
"Сезнең белән күптән күрешкән юк шул инде. Шулай да хәтерлисездер – мин составны алдан әйтергә яратмыйм. Безнең үз вариантларыбыз бар. Шунысын гына әйтә алам: барлык футболчылар да тиешле дәрәҗәдә эш алып барды һәм без сезонның икенче яртысына яхшы формада килеп җиттек", – ди остаз.
 
Сүз уңаеннан, «Рубин»ның Испаниядәге планлаштырылган соңгы матчының уздырылмавы да менә шул имгәнүләр белән бәйле булган икән. «Кайбер уенчыларга ике көн рәттән уйнарга туры килә һәм бу имгәнү ихтималын арттыра иде, – ди Хавьер Грасия. – Шуңа да без матчны күнегүләр белән алмаштырдык. Уеннар болай да җитәрлек булды бит».

news_right_1
news_right_2
news_bot